Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан суды «Татфондбанк» кертемчеләрен яклап җибәрелгән 180 дәгъваны канәгатьләндергән
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы судында кертемчеләрне яклап җибәрелгән 256 дәгъва теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның район һәм шәһәр прокурорлары «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчеләре хокукын торгызу буенча эш алып бара, дип хәбәр итте республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы судына кертемчеләрне яклап 256 дәгъва җибәрелгән, шуларның 180ен суд канәгатьләндергән.
Дәгъваларның 73ен суд кире каккан, шуларның 66сына прокурорлар аппеляция тәртибендә ризасызлык белдергән: 44е - Татарстан Югары судының гражданлык эшләре буенча Суд коллегиясе тарафыннан тикшерелгән һәм канәгатьләндерелгән, 9ы - шул ук банктан башка кертемнәр буенча гражданнарга иминиятләштерү акчаларын кире кайтаруга сылтама белән кире кагылган, 13е - әле каралмаган.
Әлеге өлкәдә прокурорларның эше дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз