Актанышта 14 яшьлек укучының үз-үзенә кул салуы буенча җинаять эше ачылган

Хәзерге вакытта җентекле тикшерү алып барыла

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Актаныш муниципаль районында 14 яшьлек укучының үз-үзенә кул салу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, 12 нче октябрь көнне 14 сәгать тирәсендә Актаныш муниципаль районы Михайловка авылында үз йортына эштән кайтып кергән ханым, капрон бауга асылынган 14 яшьлек кызын күрә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кызның әтисе спиртлы эчемлекләргә хирыс булган һәм исерек хәлдә гаилә әгъзалары белән еш кына низаглаша торган булган, физик көч тә кулланган. Кыз әнисен яклап, әтисенең гауганы туктатуын үтенгәч, әтисе балага “үз-үзеңә кул салып бөтен проблемаларны хәл итә алачаксың”, дип белдергән.
Сораштыру барышында ир-ат үз гаебен танымаган. Якын арада аңа карата чик чарасы күреләчәк.
Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган ТР буенча Тикшерү идарәсенең Тукай районара бүлегендә тикшерү һәм оператив-эзләү эшләре бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.