Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча хастаханәсендә яшүсмергә карата начар мөгамәләне Тикшерү комитеты караячак
Татарстан прокуратурасы Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә карата шикаятьләрне тикшергән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Арча хастаханәсендә яшүсмерне тиешенчә тикшермәү турындагы эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Ведомство Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә карата шикаятьләрне тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карарны район тикшерү бүлеге кабул итәчәк.
16 яшьлек пациентның туганы Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә дәгъвасын инстаграмдагы постында язды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шикаятькә җавап биргән. Анда табибларның билгеләнгән тәртиптә эшләүләре әйтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз