news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында 29 кеше вафат булган

Узган ял көннәрендә исерек шоферлар аркасында ике юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 4 кеше зыян күргән.

Ел башыннан Татарстанда исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында 29 кеше вафат булган
Яр Чаллының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан юлларында рульгә исерек килеш утыру аркасында 29 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте.

Узган ял көннәрендә генә дә исерек шоферлар гаебе белән ике юл һәлакәте булды, аларда дүрт кеше зыян күрде.

Яр Чаллыда 15 августта исерек 34 яшьлек Volvo S80 шоферы җәяүлеләрне бәрдергән. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылып, ул башта зур тизлек белән бордюрдагы ташка бәрелә, ә аннары кешеләрне бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте «Сити Молл» сәүдә үзәге каршында булды.

16 августта Азнакайны урап узган юлда Mazda автомобиле йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, кюветка оча. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган.

«2020 елның җиде аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле 8 меңгә якын хокук бозуны булдырмый калган. 682 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чаралары белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган», — дип өстәде Александр Разумнов.

Ул исерек килеш йөргән өчен автомобильчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы янавын искәртте. Әгәр шофер янә исерек хәлдә руль артына утырса, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100