news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда алты машина бәрелешкән авариядә бер кеше һәлак булган

Бүген көндез Автошәһәргә керү юлындагы күпердә юл-транспорт һәлакәте булган.

Чаллыда алты машина бәрелешкән авариядә бер кеше һәлак булган
Очевидцы

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда фура, җиңел һәм урман ташучы машиналар катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

«Бүген шәһәргә керү юлындагы күпердә фура, КАМАЗ» йөк машинасы һәм тагын берничә җиңел машина, кимендә алты машина, бәрелешкән», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә урман ташучы машина кабинасында кысылып калган йөртүче һәлак булган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot