news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фермада янгыннан 100 сыерны коткарганнар

Янгында зыян күрүче кешеләр булмаган.

Татарстанда фермада янгыннан 100 сыерны коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Биектау районы Урта Алат авылында фермада янгын чыккан. Бу хакта бүген янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, ферма хезмәткәрләре 100 баш мөгезле эре терлекне чыгарган.

Янгын 500 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгында зыян күрүче кешеләр булмаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot