news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 37 кеше полициягә велосипедларын урлау турында гариза язган

Үз велосипедыгызны фотога төшерегез, аның моделен, башкалардан нәрсә белән аерылып торуын истә тотыгыз, дип киңәш итә инспектор.

Әлмәттә 37 кеше полициягә велосипедларын урлау турында гариза язган

(Әлмәт, 17 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Ел башыннан Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә велосипедлар югалу турында 37 хәбәр кабул ителгән. Полиция хезмәткәрләре аларны өйләрдә сакларга, урамда озак караучысыз калдырмаска һәм урлап алып китмәсеннәр өчен ышанычлы чарадан файдаланырга киңәш итә.

Әлмәттә ел башыннан полициягә 37 велосипедчы мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар янына килмәүчеләр дә бар. Шулай итеп, полиция бүлегендә берничә ай инде урлаучылардан алынган велосипедлар ята, ә менә аларның хуҗаларын әлегә кадәр таба алмыйлар. Полиция хезмәткәрләре профилактика максатыннан шәһәр ишегалларына рейдка чыккан.

Үз велосипедыгызны фотога төшерегез, аның моделен, башкалардан нәрсә белән аерылып торуын истә тотыгыз. Тәгәрмәч, рамага, яки яшерен детальләренә гравировка ясарга тырышыгыз, дип киңәш итә инспектор.

«Әгәр велосипедыгызны урласлар, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Велосипед алганда документлар белән алыгыз.  Бу очракта сез урланган милекнең хуҗасы икәнегезне дәлилли алачаксыз», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Резедә Мөхәммәтдинова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100