Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы теркәлгән
Республикада барлыгы 27 кеше Covid-19 инфекциясеннән вафат булган.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ). Татарстанда Covid-19 авыруыннан 27нче үлем очрагы теркәлгән. 1961 елда туган Казан кешесе вафат булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«11 июльдә пациент яңа коронавирус инфекциясе урта авырлыктагы ике яклы пневмониягә китергән өзлегүләр белән Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендәге вакытлыча инфекцион госпитальгә урнаштырыла», — дип сөйләде Галимова.
14 июльдә авыруның хәле кискен рәвештә начарлана башлый, пациентны реанимация бүлегенә күчерәләр һәм үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтыралар. 15 июльдә аның йөрәге тибүдән туктый, күрелгән реанимация чаралары уңышлы нәтиҗә бирми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз