news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «зебра»да машина 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, бала хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте бүген Ямашев проспектында була.

Казанда «зебра»да машина 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, бала хастаханәдә

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда җәяүлеләр юл кичүендә чит ил машинасы 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге сәгать өчтә Ямашев проспектында «Тойота» шоферы «зебра»да юл бирмичә 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Малай җәяүлеләр кичүеннән велосипедында йөргән килеш чыга торган булган.

Һәлакәттә җәрәхәт алган баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100