news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан

Балаларны эзләү эше хәтта төнлә дә туктатылмаган.

Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлак булган яшүсмернең гәүдәсен су өстенә күтәргәннәр һәм ярга чыгарганнар, аннары полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Икенче баланы эзләү эшләре дәвам итә.

«Татар-информ» кичә республиканың Буа районында Әхмәт авылы янында ике яшүсмер буага су коенырга китеп югалганын хәбәр иткән иде.

Балаларны эзләү эшләре хәтта төнлә дә туктатылмаган. Балалар югалу факты буенча прокурор тикшерү эше башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100