news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Калинин урамында бала белән әти кешене бәрдергән авария урыныннан видео чыкты

20 яшьлек егет идарә иткән Kia машинасы таптаган ир-ат хастаханәдә үлгән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Калинин урамындагы юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән.

Анда Kia машинасын йөртүче 20 яшьлек егет җәяүлеләр кичүендә бала белән ир-атны бәрдергәне күренә.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда Калинин урамында җиңел машинаның 7 яшьлек бала белән әтисен бәрдергәнен хәбәр иткән иде.

Аларның икесен дә авыр җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә китерәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, баланың әтисе алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100