news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда коткаручылар Чулман елгасында югалган балыкчының мәетен тапкан

38 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Чаллыда коткаручылар Чулман елгасында югалган балыкчының мәетен тапкан

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 13 июньдә Чаллыда 38 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдә үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткән.

Бүген шаһитлар «Чаллы Яр» торак комплексы янында Чулман елгасында балыкчының мәетен күргән. Фаҗига урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән һәм балыкчының мәетен чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot