Түбән Камада исерек машина йөртүче баганага бәрелеп, бала имгәнгән

Машинадагы алты кешенең өчесен, шул исәптән бер баланы, Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада исерек хәлдәге машина йөртүче баганага бәрелү нәтиҗәсендә бер бала зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Түбән Кама районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә «Лада» автомобилен йөртүче исерек хәлдәге ир-ат идарәсен югалтып электр уты баганасына килеп бәрелгән.

Бу вакытта машинада алты кеше булган. Аларның өчесе, шул исәптән бер бала, Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Урынга килгән 63нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, автомобильгә ут капмасын өчен, машинаның аккумуляторын өзгән.