news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгында баланың бите һәм аяклары пешкән

Бүген көндез Тукай районының Калмаш авылында сарай янган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бүген көндез Тукай районының Калмаш авылында сарай януы турында хәбәр 101нче янгын сүндерү сагы чакыру номерына алынган. Урында утның 50 квадрат метр мәйданлы корылманы ялмап алуы ачыкланган.

Һәлакәттә 11 яшьлек малай зыян күргән. Аяклары, бите пешкән баланы хастаханәгә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләргә утны тулысынча сүндерү өчен 23 минут чамасы вакыт кирәк булган. Янгын сәбәбе ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot