news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч ир-ат коронавирустан үлгән

Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 483кә җитте.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1947, 1951 һәм 1963 елгы өч ир-ат үлгән.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода.

Шул рәвешле, Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 483кә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100