news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны трамвайлар катнашындагы авария сәбәпле «бөке» җыелуы хакында кисәттеләр

Авария аркасында 4нче маршруттагы трамвайлар вакытлыча йөрми.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан халкын «Компрессорный» тукталышында ике трамвай бәрелешкән урында «бөке» барлыкка килүе хакында кисәттеләр. Бу хакта Казан шәһәренең Транспорт комитеты хәбәр итә.

Авария аркасында 4нче маршруттагы трамвайлар вакытлыча йөрми. Шуңа бәйле рәвештә, пассажирларның - башка җәмәгать транспортын, машина йөртүчеләрнең исә «бөке» хасил булу аркасында бүтән маршрут сайлавын сорыйлар.

«Татар-информ» агентлыгы Казанның «Компрессорный» тукталышында ике трамвай бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, аларның берсенең авария вакытында аягы өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100