news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы полицейскийлары микрорайон буйлап мылтык күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган

Ир-атның җаваплылык дәрәҗәсе эш материалларын тикшерү барышында билгеләнәчәк.

(Чаллы, 17 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы полицейскийлары торак микрорайоны буйлап мылтык күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Кичә шаһитлар социаль челтәрләрдә бер видео урнаштырган. Аннан күренгәнчә, ир-ат 18/11нче йорт яныннан үтеп бара, бер кулына – мылтык, икенчесенә телефон тоткан. Әлеге видео чыкканнан соң социаль челтәрләрдән файдаланучылар полицейскийларның бу эшкә катнашуын сорады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, кораллы ир-атны тоткарлаганнар. Ул күрше йортта яшәүче 51 яшьлек ир булып чыккан. Тоткарлаган вакытта аның коралын алганнар. Ир-атның җаваплылык дәрәҗәсе эш материалларын тикшерү барышында билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100