Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә балалар велосипедын урлаган исерек иргә хөкем карары чыгарылган
Ул 4 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
(Әлмәт, 17 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә балалар велосипедын урлаган исерек иргә хөкем карары чыгарылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге хәл узган елның кышында була. Исерек хәлдәге бер ир күпфатирлы йортның баскыч мәйданчыгында торган 3,5 мең сумлык балалар велосипедын урлый.
Агымдагы елның май аенда ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять эше каралган. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныган. Җәмәгать суды гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарган.
Аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтү шарты белән 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз