news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Коры Елга бистәсе янында агач йорт янган

Янгын 200 квадрат метр мәйданга зыян китергән.

Казанның Коры Елга бистәсе янында агач йорт янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Коры Елга бистәсе зираты борылышы янында «КМПО-7» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә агач йортка ут капкан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 11.52 сәгатьтә агач йорт яну турында хәбәр килгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр барган. Янгынны сүндерүдә барлыгы 23 кеше катнашкан.

12.52 сәгатьтә янгын чикләнгән, бераз соңрак сүндерелгән. Янгын 200 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100