news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

Автокалада «Лада» автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз дистанция сакламаган һәм 43 яшьлек ир-ат идарә иткән «Форд» микроавтобусына килеп бәрелгән.

Чаллыда җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән
ГИБДД Набережных Челнов

(Чаллы, 17 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта җирле автоинспекциядән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте Сөембикә проспектында, «Шәһәр үзәге» тукталышы тирәсендә килеп чыккан. «Лада» автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз дистанция сакламаган һәм 43 яшьлек ир-ат идарә иткән «Форд» микроавтобусына килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм җәмәгать транспортының 40 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аларны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot