news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән

Nissan шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Татарстан юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке уннар тирәсендә республиканың Югары Ослан районында Савино торак пункты янында куркыныч юл һәлакәте булган.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Nissan автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Владимир өлкәсеннән килүче «КАМАЗ» белән бәрелешкән.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесе салонда кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.

Республика Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән агентлыкка белдерүләренчә, Nissan шоферы элегрәк авария урыныннан качып киткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ир-аттан алкогольгә анализ алып, тикшерүгә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot