news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорологлар язын су басарга мөмкин булган торак пунктларын барлаган

Ташулар көчле булачак елгалар исемлеге төзелгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Гидрометеоүзәгендә су басу куркынычы яный торган торак пунктларны әйттеләр. Болар: Чүти, Теңкәш, Абалдуевка, Питрәч, Урманчы, Яковлево, Каравай, Петропавловка бистәсе, Өтәшкә, Михайловка, Нагайбәк, Миньяр, Татар Димскәе, шулай ук Акташ һәм Арча бистәләре. Әлеге торак пунктлары янында урнашкан елгаларда су иң максималь күләмдә булыр дип фаразлана.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган аналитик консультация язмасында ташулар көчле булачак елгалар исемлеге һәм фаразланган максималь су дәрәҗәсе белән танышырга мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ведомствода шәхси составның һәм махсус техниканың торак пунктларны саклауга, су басуларны булдырмауга, шулай ук авария-коткару эшләренә әзерлеген тикшергәннәр.

Татарстанда язгы ташкыннар вакытында барлыгы 17 меңнән артык кеше һәм 2,5 меңнән артык техника җәлеп ителәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив планлаштыру бүлеге башлыгы Илнур Гыйззәтуллин сүзләренчә, ведомствоның шәхси составына тиешле мәгълүматлар җиткерелгән һәм алар әзер тора, ә техника төзек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100