news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Зөядә кыз баланы бәрдерүчене тикшерү изоляторына җибәрде

Узган ялларда кар чанасы белән идарә иткән ир-ат 10 яшьлек кызны таптаткан.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәр суды Зөя утрау-шәһәрендә кыз баланы таптаткан кар чанасын йөртүчене тикшерү изоляторына җибәрде.

Бүген судта адвокат шикләнелә торган затны сак астына алмауларын, ә өй аресты билгеләвен сорады. Әмма суд кар чанасы белән идарә иткән ир-атны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган ялларда Зөя утрау-шәһәрчегендә кар чанасы белән идарә иткән ир-ат 10 яшьлек кызны бәрдергән. Йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыннан качкан. Баланың иңбаш сөяге сынган.

Кар чанасы белән идарә итүченең шәхесен ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100