Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда фатирда колонка төзек булмау сәбәпле, бер кыз ис газы белән агуланган
Хәбәр алгач, коткаручылар вакыйга урынына килеп, кызны хастаханәгә алып киткән.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Павел Климчак). 26 яшьлек кыз Ибраһимов проспектындагы фатирында ис газы белән агуланган.
«Татар-информ» агентлыгына бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу хәл турында кичә төнге сәгать унда ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына хәбәр иткәннәр. Коткаручылар кызны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә ис газы белән уртача авырлыкта агулану билгеләре белән алып китә.
Агулануның сәбәбе булып, фатирдагы газ колонкасы төтен чыгу юлының начар тартуы булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан алып 12 мартка кадәр Татарстанда ис газы белән агулануның 24 очрагы теркәлгән. Аларда 5 кеше үлгән, 47се зыян күргән, шуларның 17се - балалар.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосында агулану факты буенча тикшерү башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз