Әлки районында машина су тулы чокырга төшеп киткән

Авария Юхмачы авылында булган.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Әлки районының бер авылында машина су баскан чокырга төшеп киткән. Шаһитлар аны видеога төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.

Юхмачы авылында төшерелгән кадрларда чит ил машинасының юл янындагы зур чокырга төшеп китүе күренә.

Йөртүче машинасын туктатырга тырышса да, булдыра алмый калган.