news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә берәүнең 260 мең акчасын урлаганнар

Ул мошенниклар корбаны булган.

Чирмешәндә берәүнең 260 мең акчасын урлаганнар
pixabay.com

(Чирмешән, 17 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Евгений Ромин). Чирмешәндә яшәүченең банк картасыннан 260 мең сумга якын акчасын урлаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыручы хатын-кызга шалтыратып, аның банк картасыннан 4500 сум акчасын урлауларын һәм картасына «тоташкан» телефон номерын, картасының паролен сорый.

Хатын-кыз картасы турындагы барлык мәгълүматларны да әйтә һәм алдана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100