news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балык кибетендәге янгында һәлак булган ир-атның шәхесен ачыклыйлар

Бүген иртән Яңа шәһәрдәге 26/10нчы йортта чыккан янгынның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Чаллыда балык кибетендәге янгында һәлак булган ир-атның шәхесен ачыклыйлар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда балык кибетендәге янгында һәлак булган ир-атның шәхесен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 08.32 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа шәһәрдәге 26/10нчы йортта урнашкан балык кибетендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга ике минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта бинаның эче куе төтен белән тулган була.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-атның мәетенә юлыккан. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.

Янгынны иртәнге тугызда тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, янгында кибет хуҗасының гомере өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100