news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада ветеран журналист Сәлахетдин Сукбаев вафат

Танылган теле- һәм радиожурналистка 85 яшь булган.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Уфада журналистика ветераны, танылган теле- һәм радиожурналист Сәлахетдин Сукбаевның 85 яшендә вафат булуы билгеле булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Сәлахетдин Сукбаев журналистика өлкәсендә эшчәнлеген 1962 елда башлый. Гомер буе теле- һәм радиожурналистикада эшләгән. 2010 елга кадәр микрофон каршында авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният һәм яшьләрне тәрбияләү проблемалары буенча алып баручы ролендә чыгыш ясаган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хушлашу вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot