news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын бер ир-ат һәм өч хатын-кыз үлгән

Пандемия башланганнан алып  республикада 307 кеше ковид корбаны булган.

Татарстанда коронавирустан тагын бер ир-ат һәм өч хатын-кыз үлгән
«Татар-информ» архивы

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1929,1931 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар һәм 1939 елда туган ир-ат коронавирустан үлгән. Пандемия башланганнан алып республикада 307 кеше ковид корбаны булган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 65 очрагы ачыкланган. Күмәк вакцинация башланганнан алып 53 487 кеше ковидтан прививка ясаткан, аларның 9455е ике фазаны да узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100