news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция бер ай элек югалган Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый

33 яшьлек ир-ат 31 гыйнварда өеннән чыгып киткән һәм югалган.

Полиция бер ай элек югалган Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Полиция Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый. Аның югалганына бер айга якын вакыт узган.

Казанда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның  33 яшьлек ире Артур Вәлиев 31 гыйнварда иртән өеннән чыгып киткән һәм югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат соры олимпийка, караңгы зәңгәр джинсы, көрән кышкы ботинка кигән, үзе белән паспорты булган.

Хәзерге вакытта ир-ат федераль эзләүгә игълан ителгән.

Полицейскийлар республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга югалган ир-атны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.  Артур Вәлиев турында мәгълүматы булучылар 8-843-221-45-03 («Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү часте) һәм 8-906-111-04-91 (җинаятьчеләрне эзләү бүлеге) телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итә ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100