news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Янгын сүндерүчеләр ир-атны янган фатирдан чыгарган, ләкин коткарып кала алмаган.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендәге күп фатирлы йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Парковая урамындагы 14 катлы йортта янгын турында хәбәр 101 номерына кичә кичке тугызларда килде.

14 нче катта өч бүлмәле фатир януы ачыклана. Янгын мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән.

Янган фатирдан янгын сүндерүчеләр ир-атны газ-төтен саклаучы битлек кидертеп алып чыга. Аны ашыгыч ярдәм медикларына тапшырганнар. Табиблар аның үлемен раслаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100