news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада чыккан янгында бер ир-ат үлгән

Нефтьчеләр проспектындагы торак йортта подвал янган.

Алабугада чыккан янгында бер ир-ат үлгән

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Алабугада янгында ир-ат мәетен тапканнар, зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге сәгать унынчыда 101нче янгын сагы номерына Алабугада Нефтьчеләр проспектында янгын турында хәбәр килгән. Торак йортта ярымподвал бинасы янган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр янгында ир-ат мәетен таба. Моннан тыш, янгында хатын-кыз зыян күргән, аны табиблар кулына тапшырганнар.

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot