news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мәктәп коймасына арткы аяклары кысылган кыр кәҗәсен коткардылар

Коткарылган кыр кәҗәсен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы карады һәм хайван җитди имгәнмәгән, диде.

Түбән Камада мәктәп коймасына арткы аяклары кысылган кыр кәҗәсен коткардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада мәктәп янындагы коймада арткы аяклары белән кысылып калган кыр кәҗәсен коткардылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 6.45 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Бызов урамындагы 5нче мәктәп коймасында кыр кәҗәсе кысылганлыгы турында хәбәр килде.

Урынга килгән 62нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре махсус корал ярдәмендә хайванны азат итте.

Коткарылган кыр кәҗәсен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы карады һәм хайван җитди имгәнмәгән, диде. Шуннан соң кыр кәҗәсе урман массивына җибәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100