news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүче бер ханым мошенникларга 220 мең сум акча биргән

Җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырган һәм пенсионерга акчаны резерв счетына күчерергә тәкъдим иткән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Акчасын саклап калырга омтылып, Лениногорскида яшәүче бер ханым мошенникларга 220 мең сум акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

58 яшьлек пенсионер полициядә билгесез кеше шалтыратуы һәм банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләвен әйтүе һәм билгесез кешеләр хатын-кызлар счетыннан акча күчерергә омтылулары турында кисәтүен сөйләгән.

Акчаны саклап калу өчен, хатын мошенник күрсәтмәләрен үтәгән һәм акчаны, янәсе, резерв счетына күчергән. Җинаятьче, аның сүзләренә караганда, пенсионер ханымның барлык шәхси мәгълүматларын белә һәм аның счетлары белән бәйле мәгълүматка ия була.

Әлеге факт буенча урлау турында җинаять эше кузгатылды. Җинаятьченең телефоны Мәскәүдә теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100