news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Африка студентының үле гәүдәсе табылган

Яшь егетнең тәнендә күпсанлы пычак эзләре булган.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда 24 яшьлек Африка студентының үле гәүдәсе табылды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Фаҗига Гадел Кутуй урамындагы 1нче йорт янында булган. Африка дәүләте гражданины гәүдәсен 22 сәгатьтә очраклы рәвештә үтеп баручылар күргән. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Әлеге фаҗиганың фактлары ачыклана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot