news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда рәссам Ринат Атауллин вафат

Ул үзенең 63 яшенә кадәр бары берничә көн генә яши алмый калган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 17 гыйнварында Башкортстанның атказанган рәссамы Ринат Атауллин вафат булган. Ул үзенең 63 яшенә кадәр бары берничә көн генә яши алмый калган.

Ринат Атауллин Әбҗәлил районының Ким Әхмәдьянов исемендәге премиясе лауреаты, 1991 елдан Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы. Бу хакта «Башинформ» яза.

Ринат Атауллин 1959 елның 23 гыйнварында БАССРның Әбҗәлил районы Ташбулат авылында туган. Күп еллар район үзәге Әскарда яшәгән һәм эшләгән.

Мәрхүм белән бәхилләшү 19 гыйнвар көнне Әбҗәлил районы Ташбулат авылында узачак.

«Башинформ» рәссамның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерә, диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100