news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Педофиллар гомерлеккә иректән мәхрүм ителә башларга мөмкин

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Текст Думаның электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС яза.

РФ Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә. Моңа төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.

Төзәтмә педофил-рецидивистларны гомерлеккә төрмәгә утырту турында закон проектына тәкъдим ителде. Аның авторы — комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина («Бердәм Россия» фракциясе).

news_right_1
news_right_2
news_bot