news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы бер караоке-барда янгын чыккан

Казанның Глушко урамы 45 а йортында урнашкан караоке-барда янгын чыгуы турында бүген кич 101 номерына хәбәр килә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Янгын сүндерүчеләр Казандагы караоке-барда чыккан ут белән көрәшкән.

Казанның Глушко урамы 45 а йортында урнашкан караоке-барда янгын чыгуы турында бүген кич 101 номерына хәбәр ирешә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чакыру буенча килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 20 квадрат метрны биләгән утны тиз арада сүндерә. Беркем дә зыян күрми. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100