news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балаларны машина багажнигында йөртүченең кем икәне билгеле булды

Машинада йөртүче белән өч хатын-кыз, ә багажникта аларның балалары була. Машина йөртүче казанлы беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмый. Тоткарланган вакытта ул исерек була.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Горки» полиция бүлегенә кичә Renault кроссоверы йөртүчесе автомобиль багажнигында балалар йөртә дигән хәбәр килеп ирешә.

Моннан тыш, вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр машина йөртүче үзен адекват тотмый дип тә белдерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Автомобиль Җиңү проспектында тоткарлана. Рульдә исерек 31 яшьлек Казан кешесе була. Машина салонында йөртүчедән тыш өч олы кеше, ә багажникта дүрт бала барлыгы ачыклана.

Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, машинада йөртүче белән өч хатын-кыз, ә багажникта аларның балалары була. Машина йөртүче казанлы беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмый. Тоткарланган вакытта ул исерек була, моннан тыш медицина тикшеренүе узудан баш тарта.

Шулай ук чыганактан билгеле булганча, алар салондагы хатын-кызларның берсенең туганнарына юл тоткан, юл уңае кибеткә тукталганнар, ләкин кунакка барып җитә алмаганнар — аларны полиция тоткарлаган.

Йөртүчене һәм пассажирларны полиция бүлегенә алып киләләр, монда аларга карата дүрт административ протокол тутырыла, шул исәптән балаларны йөртү тәртипләрен бозган, медицина тикшеренүеннән баш тарткан һәм машина йөртү таныклыгы булмаган өчен. 

Каршерингның өч пассажирына карата «Балигъ булмаганнарның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча үз вазифаларын башкармаулары» турындагы статья буенча эш ачыла.

Аннан алда «Татар-информ» мәгълүмат үзәге Казанда исерек машина йөртүченең балаларны автомобиль багажнигында йөртүе турында язган иде.

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100