news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авария аркасында Казанның Киров районында 14 йорт сусыз калган

Зур Крыловка һәм Кызылкокшайск урамнары киселешендә суүткәргечтә авария килеп чыккан.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук).  Казан шәһәре Киров районында урнашкан 14 йортта авария аркасында салкын су бирү туктатылган.

«Зур Крыловка һәм Кызылкокшайск урамнары киселешендә суүткәргечтә авария килеп чыккан», — дип хәбәр итә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләренең матбугат хезмәте.

Авария аркасында Киров районында 14 йорт салкын сусыз калган. Әлеге урында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре эшли, авария-ремонт эшләре дәвам итә.

Сулы цистерналар Шоссейная урамындагы 1 нче йорт белән шул ук урамдагы 15 һәм 17 нче йортлар арасына урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100