news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете тапканнар

Янгын Чирмешән районындагы янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда янган шәхси йортта хәрабәләрне аралаган вакытта ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән 6.54 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Чирмешән районы Югары Кәминкә авылының Совет урамында шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергәч, кисәүләр арасыннан 63 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар.

Янгын сәбәбе әлегә билгеле түгел. Ул сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, мич һәм мичтәге төтен юлының төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100