news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән

Авария кичә кичке алтылар тирәсендә Званка авылы янында булган.

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкәч, бер ир-ат һәм ике яшүсмер зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кичке алтылар тирәсендә Званка авылы янында, «Царево» торак комплексына җитәрәк, «Рено» һәм «ДЭУ» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.

«Авариядә ким дигәндә өч кеше зыян күргән — ике шофер һәм „ДЭУ“ автомобилендәге пассажир. „Рено“ ның йөртүчесе — 40 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Корея автомобилендә яшүсмерләр барган, аларга 17-18 яшьләр тирәсе», — дип искәртте авариянең шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100