news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән

Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.

Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» катнашында авария булган, юл һәлакәтендә ир белән хатын имгәнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген Менделеевск районы трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машиналарның икесе дә яньчелгән, ә «КАМАЗ» юл читенә төшеп киткән.

Нәтиҗәдә, бер машинадагы ир белән хатын имгәнгән. Аларның бер яшьлек баласы җәрәхәтләнмәгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot