news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзы Герое, Башкортстанда туган Николай Антошкин вафат

Ул Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, Чернобль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 78 яшендә Советлар Союзы Герое, РФ Дәүләт Думасы депутаты, тумышы белән Башкортстаннан булган Николай Антошкинның вафат булган. Федераль гаммәви мәгълүмат чаралары Хәрби җитәкчеләр клубына сылтама белән шулай дип яза. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Николай Антошкин – совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Генерал-полковник, 1нче класслы хәрби очучы, Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, Чернобль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан.

Николай Тимофеевич Антошкин 1942 елның 19 декабрендә Башкортстанның Федоровка районы Кузьминовка авылында туган.

III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены, Ленин ордены, II һәм III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткәне өчен» ордены белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100