420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Кукмара, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарадагы фатирларның берсендә ир-ат мәете табыла. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частена сылтама белән район газетасы хәбәр итә.
17 гыйнварда 10.48 сәгатьтә янгын-коткару частена хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, Ворошилов урамында урнашкан фатирның ишеген ачарга ярдәм сорый.
Урынга коткаручылар, полиция, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре килә.
Фатирда 1974 елда туган ир-атның мәете табыла. Үлемнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен мәет полиция хезмәткәрләренә һәм медикларга тапшырыла.