news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия илчесе вафат

67 яшьлек Сергей Кузнецовның үлеме сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия илчесе Сергей Кузнецов 67 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Әбү-Дабидагы илчелеккә сылтама белән хәбәр итә.

«Илчелек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россиянең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сергей Кузнецовның вакытсыз үлүенә бәйле рәвештә тирән кайгы кичерә», - диелә дипломатик миссиянең Twitter социаль челтәрендәге хәбәрендә.

Үлемнең сәбәбе әлегә хәбәр ителми.

Сергей Кузнецов 1953 елда туган. 1976 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын, 1993 елда Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясен тәмамлаган. 1985 елдан төрле дипломатик вазифалар башкарган.

2015 елның ноябрендә аны Джибути һәм Сомалида Россиянең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләгәннәр, ә 2019 елның апрелендә ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге дипломатик миссияне җитәкләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100