Яшел Үзәндә янган кибеттә каравылчыны коткарганнар

Янгын бүген иртән Заикин урамындагы кибеттә чыкты.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр янган кибеттән каравылчыны чыгардылар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Заикин урамындагы Fix Price кибетенең бер катлы бинасында янгын чыккан – 60 квадрат метрлы мәйданда түшәм япмалары янган, дип хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ишекне ачып, бина эченә үтеп кереп керә. Хатын-кызны чыгаралар һәм табибларга тапшыралар.

Янгынны 20 минут эчендә сүндерәләр.