news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР юлларындагы аварияләрдә үлүчеләрнең күбесе - иминлек каешын эләктермәгән шоферлар

Һәлакәт корбаннары юлда куркынычсызлык таләпләрен үтәүдән баш тарткан, дип хәбәр итте республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

ТР юлларындагы аварияләрдә үлүчеләрнең күбесе - иминлек каешын эләктермәгән шоферлар
pixabay.com

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә һәлак булучыларның күпчелеген иминлек каешын эләктермәгән пассажирлар һәм машина йөртүчеләр тәшкил иткән. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов Хөкүмәт йортында узган Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шундый мәгълүматлар китерде.

«Һәлак булучыларның төп өлешен, ягъни 64,5 процентын машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тәшкил итә. Нигездә, моңа иминлек каешыннан файдалану таләпләрен санга сукмау йогынты ясаган», - дип искәртте Габдрахманов.

Киңәшмә барышында ул конкрет саннар китерде. Хисап мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда республика юлларында һәлак булган 367 кешенең 128е - машина йөртүчеләр, 109ы - пассажирлар, 130ы — җәяүлеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100