news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында елгалардагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәр

Чулман елгасында Саконы авылы янында хасил булган ерымнарның зурлыгы 10 мең квадрат метрга җиткән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында елгалардагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәр
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан елгаларындагы куркыныч урыннар хакында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ерымнар һәм ачык сулар Казан шәһәре, Лаеш районы һәм Победилово бистәсендәге дачалар янында Идел елгасы акваториясендә күзәтелә.

Куркыныч урыннар республиканың Лаеш, Алексеевск, Мамадыш, Минзәлә, Тукай районнарында һәм Чаллы шәһәре янында Чулман елгасында да бар. Әйтик, Саконы авылы янында хасил булган ермакның зурлыгы 10 мең квадрат метрга җиткән. Күпчелек очракта елгада бозның калынлыгы биш сантиметрдан артмый.

Моннан тыш, бозда ярылган урыннар, ерымнар һәм ачык сулар Нократ елгасында (Мамадыш районы), шулай ук Мишә, Ык, Минзәлә һәм Зәй елгаларында да күзәтелә.

Куркыныч урыннарның тулы исемлеге Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot