news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлы ир-ат күпкатлы йорттагы янгыннан чыкканда пешкән

Янгын бүген Фрунзе урамындагы ике бүлмәле фатирда чыккан.

Казанлы ир-ат күпкатлы йорттагы янгыннан чыкканда пешкән
соцсети

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ир-атның Казанның күпкатлы йортларының берсендә кабынып киткән янгыннан чыкканда тәне пешкән. Бу хакта «Татар-Информ"га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртәнге якта 112 номерлы ашыгыч хезмәтләр телефонына Фрунзе урамындагы 19 йортта янгын чыгу хакында хәбәр кергән. Вакыйга булган урынга килеп җиткән янгын сүндерү хезмәткәрләре утның икебүлмәле фатирдан чыкканлыгын ачыклый.

Нәтиҗәдә 30 яшьлек ир-ат кулын пешергән.

Янгынның мәйданы 20 кв. метр. Хәзер коткаручылар утның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

Янгынга каршы көрәш хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы ярдәмендә утны тиз арада сүнедерергә мөмкин булган, йортта яшәүчеләр эвакуацияләнмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100